Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның дүрт чаңгычысы Олимпиадага барырга мөмкин

Исемлек якын көннәрдә Россия чаңгы федерациясенең президиум утырышында каралачак.


(Кукмара, 7 декабрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Татарстанның дүрт чаңгычысы Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак 2018 елгы кышкы Уеннарда катнашырга мөмкин. Бу хакта бүген Кукмарада чаңгы базасы ачылганнан соң Татарстанда чаңгы узышлары үсешенә багышланган утырышта әйтелде.

В Кукморе открылась первая модульная лыжная база

"Татарстан чаңгычыларыннан Андрей Ларьков, Анна Нечаевская, Артем Николаев һәм Мария Давыденкованың Олимпиадада катнашу мөмкинлеге бар", - диде республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

"Алда ярышлар күп әле, шулар нәтиҗәсеннән чыгып, 25 декабрьдә Россия Чаңгы федерациясе президиум утырышында составка тулысынча ачыклык керәчәк, - дип белдерде республиканың Чаңгы узышлары буенча баш тренеры, федерациянең вице-президенты Эдуард Галиев. - Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская төп составта инде ныгып өлгерсә, Артем Николаев һәм Мария Давыденкованың бу сезондагы уңышлы чыгышлары ил җыелмасына эләгергә мөмкинлек калдыра".

В Кукморе открылась первая модульная лыжная база

Баш тренер сүзләренчә, Россия кубогы ярышларының беренче этабыннан соң Татарстан чаңгычылары икенче урынга урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев