Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе старт ала

Татарстанда Парк һәм скверлар елы кысаларында һәм урманнарның санитар-экологик торышын яхшырту максатында ТР Министрлар кабинеты "Татарстанның чиста урманнары" акциясе игълан итте.

Агымдагы елның 1 апреленнән 1 июненә һәм 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр чорларда үтәчәк табигатьне саклау акциясе кысаларында урманнардан файдаланучылар белән берлектә урман массивларын чүптән, чыбык-чабыклардан чистарту, урман фонды территорияләрендәге кече архитектура формаларын төзекләндерү планлаштырыла.

Чара барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, ведомстволар, предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре катнашыр дип көтелә. Табигатебезне саклауга яшьләр берләшмәләре һәм башка иҗтимагый оешмалар да үз өлешләрен кертер шәт. Узган ел акциядә 7,3 меңнән артык кеше катнашкан, якынча 400 предприятие, 543 урман фонды арендаторы, 25 бакчачылык ширкәте һәм кооперативы җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, 4882 кубометрдан артык каты көнкүреш һәм башка калдыклар җыелган, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Акция барышында аеруча сакланыла торган табигать территорияләрендә гражданнарның ял итү урыннарында уңайлыклар булдыруга зур игътибар биреләчәк. Ял зоналарын урман белән гармониядә, халык өчен уңайлы урыннарда җиһазландыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев