(«Татар-информ»). Татарстанның Биектау районы Өмбе (Уньба) авылы территориясендә терлекләрдә котыру чире ачыклану сәбәпле карантин игълан ителгән. Шул хактагы указны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Карантин терлекләрнең котыру чире белән авыруының соңгы очрагыннан соң ике ай узгач гамәлдән чыгарыла.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Өмбе авылында терлекләрдә котыру чирен бетерү буенча чаралар планын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга тиеш.
Указ үтәлешен республика Хөкүмәте контрольдә тотачак. Документ имзаланган көннән үз көченә керә.
Нет комментариев