Мөслим-информ

Татарстанның баш инфекционисты гриппның кайсы очракта җиңел үтәчәген әйтте

Узган сезонда дуңгыз гриппыннан өч үлем очрагы булган иде, быел булмас дип өметләнәбез, дидеТатарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә. Белгеч теләсә нинди инфекция, шул исәптән гриппның җиңел, уртача һәм авыр формада узуын, авыр өзлегүләр булган очракта, кичекмәстән хастаханәгә салу кирәклеген билгеләп узды....

Узган сезонда дуңгыз гриппыннан өч үлем очрагы булган иде, быел булмас дип өметләнәбез, дидеТатарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә. Белгеч теләсә нинди инфекция, шул исәптән гриппның җиңел, уртача һәм авыр формада узуын, авыр өзлегүләр булган очракта, кичекмәстән хастаханәгә салу кирәклеген билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, бүген уртача авырлыктагы грипп белән авыручылар, нигездә, стационар дәвалануда. "Быелгы сезонда Гонконг гриппының авыр формалары берничә генә, бармак белән санарлык булды, һәм, нигездә, бу балалар иде", - диде Халит Хәертынов. Белгеч тын юллары трактында сулыш органнары авыруларын кузгатучы 200 гә якын микроб булуын билгеләп узды. "Шулар арасында грипп аерылып тора. Ул эпидемия тарату көченә ия. Кош, дуңгыз яки Гонконг гриппы симптомнары арасында кискен аерма юк. Бар очракларда да тән температурасы күтәрелә, аппетит кими, күз алмалары, баш авырта. Олы яшьтәгеләр, укучылар коры ютәлгә, йөткергәндә күкрәк өлеше авыртуга зарлана. Тимгелләр чыгу яки борыннан кан китү рәвешендә геморрагик синдром да булырга мөмкин", - диде ул. Халит Хәертынов аеруча зур өзлегүләрнең үпкә ялкынсынуы рәвешендә сулыш органнарында булуын билгеләп узды. "Үлем сәбәбе дә, нигездә, тын юллары өзлегүләре аркасында. Үзәк нерв системасы какшарга мөмкин, бу ешрак балаларда күзәтелә, аларда нейротоксикоз булырга мөмкин. Кан оешуда проблемалар барлыкка килү дә ихтимал", - диде ул. Инфекционист гриппка каршы препаратлар җитәрлек күләмдә сатып алынганын, даруханәләрне тәэмин итүдә кытлык булмавын әйтте. "Мөстәкыйль рәвештә дәвалана башларга ярамый. Гриппны дәвалау өчен препаратлар билгеле. Аларны куллану чикләүләрен, башка эффектларын исәпкә алып, табиб кайсын эчәргә кирәклеген үзе хәл итә. Препарат никадәр иртәрәк билгеләнсә, авыру шулкадәр җиңелрәк формада узачагына шанслар зуррак", - диде ул. Халит Хәертынов әйтүенчә, алдагы елларда банкалар кую, горчичниклар куллану алымнары файдаланылса да, хәзер аларның вируска каршы нәтиҗәсез булуы исбатланган, шуңа күрә бу терапиядән баш тартканнар. Инфекционист битлек кию кагыйдәләрен дә искәртте. "Битлекне һәр 2 сәгать саен алмаштырып торырга кирәк. Эшкә килеп, көн азагында салу дигән сүз түгел. Ә кайберәүләр бөтенләй бер битлекне атна буе кия. Билгеле, бу дөрес түгел", - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: