Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 300дән артык мәгариф хезмәткәре - Мөслимдә. Август конференциясенең БЕРЕНЧЕ ФОТОЛАРЫ

Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе башланды. Хәбәр иткәнебезчә, ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Һәр көнне Мөслим республиканың төрле-шәһәр районнарыннан мөгаллимнәр кабул итәчәк.

Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләренең секция утырышы уза. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре, педагогия колледжлары, шәхси балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм дәүләт учреждениеләре коллективлары - барлыгы 300дән артык кеше тәҗрибә уртаклашу, белемнәрен арттыру, узган уку елына йомгак ясау өчен Мөслимгә җыелды.

Кунакларны Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында каршы алдылар. Конференциядә катнашучылар, иң элек, теркәү үтте, үзәк урамда урнашкан Туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә белән танышты. Мөслимдәге балалар бакчалары нәниләре әзерләгән яшь армиячеләр парадын карады. Парадта "Кояшкай", "Күбәләк", "Миләшкәй", "Карлыгач" һәм "Ләйсән" бакчаларының зур төркем кыз-малайлары ТРның атказанган очучысы Рәшит Шәфыйковка рапорт тапшырып, стройда атлап күрсәтте. Нәни мөслимлеләрнең чыгышы зур алкошларга күмелде. Соңыннан кунаклар мәдәният йорты фойесына күргәзмә карарга юл тотты.

Күргәзмәдә Мөслимнең база дип аталган 5 балалар бакчасы эш тәҗрибәсен, милли тәрбия бирү алымнарын, методик эшләнмәләрен тәкъдим итте. "Күбәләк" балалар бакчасы күргәзмәсе мәктәп белән дәвамчанлык темасына эш тәртибен тасвирлады. Миләшкәйлеләр туган якны өйрәнү юнәлешендә балаларга тәкъдим ителүче методик әсбапларын күрсәтте. "Кояшкай" балалар бакчасы күргәзмәсендә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга татар телен өйрәтү алымнары чагылыш тапкан иде. "Ләйсән" балалар бакчасы күргәзмәсе - экологик тәрбия, "Карлыгач" - федераль дәүләт белем бирү стандартларын куллану темасына багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев