Мөслим-информ

Татарстанның 14 районында урманнарда янгын чыгу куркынычы саклана

Фаразлар Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча билгеләнгән, дип яза "Татар-информ" сайты.


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 27 июльдә Татарстанның 14 районында урманнарда 4 нче класслы янгын куркынычы фаразлана. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Югары янгын куркынычы Азнакай, Актаныш, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Минзәлә, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарына яный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: