Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның һәр районында Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 млрд сум акча биреләчәк

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара.

Татарстанның һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре булдырылачак. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясалган чыгышында министр Дамир Фәттахов әйтте.

«Коллегиягә берничә көн кала Рөстәм Миннеханов белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.

 Татарстанда 217 үсмерләр клубы барлыгын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте. Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнаша.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев