Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның медицина оешмаларының өч хезмәткәрен орден һәм медаль белән бүләкләделәр

Бүләкләү турындагы указларга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Татарстанның медицина оешмаларының өч хезмәткәрен коронавирус белән көрәшкә керткән өлешләре өчен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләделәр. 
Кремль сайтында билгеләп үтелгәнчә, Россия медицина хезмәткәрләрен «коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә зур өлеш керткән, һөнәри бурычны үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм профессиональлек өчен» бүләкләделәр.
Пирогов ордены белән 7-нче номерлы Казан шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Луиза Губаева һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире  Динә Семенова бүләкләнде. 
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Валентина Калачева Лука Крымский медале белән бүләкләнде. 
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/21-06-2020/troih-medrabotnikov-rt-nagradili-ordenom-pirogova-i-medalyu-luki-krymskogo-5751136

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев