Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның берничә балалар бакчасында ата-аналарга балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча бушлай консультация күрсәтелә

2019 елда Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңгән.

Узган елны Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңгән. Бу проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Җиңүчеләр арасында — Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш», 12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары бар. Бу балалар бакчасында ата-аналар өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультация үзәкләре ачылды. Шулай ук әлеге үзәкләрнең белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра — ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш 2020 елда да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшләү тәртибе белән тулырак  балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев