Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы көзге чәчүгә әзер

Ютазы, Буа, Мөслим, Зәй, Сарман һәм Баулы районнарында киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 100 проценттан арткан.

Татарстанда 81,6 мең тонна көзге бөртекле культуралар орлыклары әзерләнгән, бу планнан 66 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Орлыкларның 99 проценты - күчеш фондыннан. 74 процент чәчүлек орлыгының сыйфаты тикшерелгән, шул ук вакытта тикшерелгән орлыкларның 99 проценты кондицион санала», - дип сөйләде Россия авыл хуҗалыгы үзәге җитәкчесенең Татарстан буенча урынбасары Рафис Хәбибуллин.

Ютазы, Буа, Мөслим, Зәй, Сарман һәм Баулы районнарында киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 100 проценттан арткан. Шул ук вакытта Менделеевск, Апас, Әгерҗе, Спас, Нурлат, Питрәч, Чистай һәм Чирмешән районнарында чәчүлек өчен кимендә 40 процент орлык бар.

Республикада 2022 ел уңышыннан орлык партияләрен формалаштыру бара. Якын арада Россия авыл хуҗалыгы үзәге район бүлекләре белгечләре аларның сыйфатын тикшерә башлаячак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-alty-raiony-kozge-kulturalarny-azerlau-planyn-tulysynca-utagan-5858904

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев