Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 400дән артык кешесе көзен "мобиль сайлаучы " схемасы буенча тавыш бирергә теләделәр

Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 8 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссияләрендә һәм дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирергә мөмкин.

Татарстанда фактик урнашу урыны буенча сайлауларда катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Ике атна эчендә республикада яшәүчеләр "мобиль сайлау" технологиясе буенча тавыш бирү өчен 400дән артык гариза тапшырган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, гаризаларның күп өлеше дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирелгән. Моннан тыш, 110 татарстанлы КФҮгә, тагын дүрт кеше территориаль сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать итте.

«Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: Татарстан Президентын сайлау, Түбән Кама округында РФ Дәүләт Думасы депутатын, Алабуга округында ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм муниципалитет депутатларын сайлау. Әгәр сез үз округыгыздан читкә чыкмасагыз, барлык сайлау кампанияләрендә дә катнаша аласыз. Әгәр сез округтан читкә чыгасыз икән, сез ТР Президенты өчен тавыш бирүдә генә катнаша аласыз. Мәскәүдә булганда һәм 30 санлы сайлау участокларының берсендә тавыш биреп, Сез Татарстан Президенты өчен тавыш бирә аласыз һәм сезнең пропискага бәйле рәвештә – РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнаша аласыз. Муниципаль сайлауларда закон нигезендә "Мобиль сайлаучыны" куллану каралмаган», – диде Кондратьев.

Сайлаулар вакытында «мобиль сайлау» технологиясеннән бары тик бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин. Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 8 сентябрьгә кадәр  территориаль сайлау комиссияләрендә һәм дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирергә мөмкин. Участок сайлау комиссияләре 2 сентябрьдән «мобиль сайлау» технологиясе буенча гаризалар кабул итүгә кушылачаклар.

Гариза биргәндә тавыш бирергә җыенган сайлау участогын күрсәтергә кирәк. Әгәр ул республика чикләрендә булса, үзе өчен иң уңайлы участокны ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында яки «минем сайлау участогы "Telegram" мессенджерында чат-бот аша сайларга мөмкин. Гариза биргәннән соң, сайлаучыларның әлеге мәгълүматлары яңа участокка беркетеләчәк һәм бер үк вакытта даими теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән алыначак.

"Мобиль сайлау" механизмы пропискага бәйсез рәвештә гражданин өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Әйтик, сайлаучы Казанда эшли, ә Түбән Камада язылган. Тавыш бирүдә катнашу өчен аңа туган шәһәренә барырга кирәкми. Алдан ук тавыш бирүдә катнашучылар исемлегенә үзенең факттагы урыны буенча кертү турында гариза бирергә кирәк. Татарстанда технологияне беренче тапкыр 2018 елда Россия Президентын сайлауда сынап карадылар. Шулай ук ул 2019 елда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда һәм агымдагы елның июлендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү барышында кулланылды.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/13-08-2020/bolee-400-zhiteley-rt-pozhelali-golosovat-osenyu-po-sheme-mobilnyy-izbiratel-5763337

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев