Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курсларына укучылар кабул ителә

1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә янәдән татар теле курслары ачыла

1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә янәдән татар теле курслары ачыла: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла.

2020-2021-нче уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар Татарстанның 45 мөхтәсибәтен колачлаячак, шул исәптә Казанның 45 мәчетен. Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча  үткәреләчәк. Хәзерге вакытта курслар узачак мәчетләрдә бүлмәләр барлык уку кирәк-яраклары, әсбаплар белән тәэмин ителде, техник чаралар белән җиһазландырылды, Татарстан мөхтәсибәтләре аша дәреслекләр таратылды. Моннан тыш, дәресләр үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алыначак: укучыларның медицина битлекләреннән килүләре һәм мәчеткә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри булачак.

Мәчетләрдә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк (2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Тәҗрибә буенча, алар кичке сәгатьләргә туры килә. Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак. Шушы көннәрдә әлеге уку әсбабы камилләштерелеп, Федераль белем бирү стандартларына туры китереп, кыска вакытлы курсларда белем алучылар өчен махсус төзелеп, төсле иллюстрацияләр белән баетылып 2500 экземпляр тираж белән нәшер ителде. Дәреслекне тулыландыру буенча өстәмәләр кертелгәндә мөгаллимнәрнәрнең теләк-тәкъдимнәре исәпкә алынды. Темалар, аларның бирелеше сакланылса да, кайбер грамматик материал гадиләштерелде, өлешләргә бүленеп тәкъдим ителде. Лексик тема кысаларында зур булмаган яңа диалоглар, күнегүләр кертелде.

2019-2020 нче уку елында республикабыз мәчетләрендә узган татар теле курсларын 436 тыңлаучы уңышлы тәмамлады һәм телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү хакында сертификатларга лаек булды. Гомумән, Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын оештыру тәҗрибәсе 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Барлыгы әлеге курсларны 1327 кеше тәмамлады.

Мәчет каршындагы татар теле курсларына башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай. Курсларда  белем алу өчен 1 октябрьгә кадәр түбәндәге файлда күрсәтелгән мәчетләргә мөрәҗәгать итеп язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X