Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстаннан беренче төркем Хаҗ сәфәренә китте

Әлеге хаҗилар Россиядән Хаҗга китүче беренче төркем, дип яза "Татар-информ".


Бүген Казан халыкара аэропорттыннан 49 татарстанлы Мәккәгә Хаҗ кылырга юнәлде. Аларны озатуда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Мөфти аларның Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән Хаҗга китүче беренче төркем икәнен әйтте.

"Бер хәдистә болай диелгән: "Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хаҗ кыла, талашмый, начар сүзләр кулланмый икән, ул туган җиренә яңа туган сабый бала кебек, чип-чиста, гөнаһсыз килеш әйләнеп кайта. Мәккәгә җитәргә 80 чакрым кала, сез ихрам киясез. Ихрам ул кәфенлеккә охшаш. Сез шулай итеп, бер айга бу дөньядан аерыласыз. Исемегез югала, нинди дәрәҗәдә булсагыз да, ул мөһим түгел, хәтта патша булсагыз да, гарәпләр сезгә хаҗи дип эндәшә. Ихрам - хәрам сүзеннән алынган, сезгә кием дә, дәрәҗә дә, башкасы да хәрәм. Гарәфәт тавында Кыямәт кубарылу көнендә басып догада булырсыз. Ягъни, сезнең сәфәрегез үлемгә охшаш".

Мөфти сүзләренчә, хаҗда 3 фарыз, 23 ваҗиб гамәл бар.

"Хаҗга барып кайткач, Габдрахман да, ул атланып барган ишәк тә хаҗи була. Сез тәнегез-йөрәгегез, малыгыз белән гыйбадәт кыласыз. Иң олы гыйбадәт - Хаҗ. Барыбызны да берләштерә торган гыйбадәт ул. Чөнки ул шундый гыйбадәт, кайбер көннәрдә 10ар чакрым йөрергә туры киләчәк. Хаҗдагы һәр авырлык өчен савап бирелә. Авыр булачак, сабыр булыгыз", - дип хәерле юллар теләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев