Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларның карантиндагы тормышын уңайлы итү өчен Ярдәм порталы эшли

Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вазгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын ачты. Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә карантинда булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган.

Yardam.ru сайтындагы мәгълүмат ихтыяҗның төрле төрләренә һәм тормыштагы вазгыятькә карап төркемләнгән.

«Бүген барыбыз да коронавирус пандемиясе аркасында гадәти булмаган хәлдә калды. Шунлыктан бүген үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы мәгълүмат аеруча мөһим", - ди министр Айрат Хәйруллин.

Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вазгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда цифрлы сервислар һәм хезмәтләр гадәти тормыш рәвешен дәвам итү өчен беркайчан булмаганча актуаль һәм кирәкле

Хәзерге вакытта Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла.

Хәзерге вакытта Татарстанда, план күрсәткечләрен узып, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән «Цифрлы икътисад» милли программасының биш проекты гамәлгә ашырыла. Милли проектның иң мөһим юнәлешләренең берсе-цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Аның нигезендә төбәктә дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтү һәм дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру өчен бердәм платформа инфраструктурасы булдырыла.

Источник https://tatar-inform.tatar/news/society/30-03-2020/tatarstanlylarny-karantindagy-tormyshyn-u-ayly-it-chen-yard-m-portaly-eshli-5732613

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев