Мөслим-информ

Татарстанлылар "Җиңү йөзе" проектында ата-бабаларының истәлеген мәңгеләштерә алачак

Җиңү музеенда "халык экспозициясе" оештырылган. Проектта катнашучылар бабасының портретын табып, балаларына, оныкларына күрсәтә алалар.

Татарстан халкы Бөек Ватан сугышы үзәк музее базасында уза торган «Җиңү йөзләре» проектына кушыла ала. Анда " Җиңү йөзләре» проектында катнашучылар бабаларының портретын таба һәм балаларына, оныкларына күрсәтә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

Проект илебез тарихында гына түгел, бөтен кешелек тарихында иң җимергеч һәм канкойгыч сугышта Җиңүгә үз өлешен керткән һәр кеше турында хәтерне саклауга юнәлдерелгән.

Илебезнең хәрби югалтулары — 12 миллионнан артык, ә гражданнар белән бергә 26,6 миллионнан артык кеше тәшкил итә. «Һәр гаиләдә фронтта сугышкан яки тылда эшләгән туганнары, якыннары турында хәтер саклана. Аларның йөзләре һәм исемнәре бүгенге һәм киләчәк буыннарның байлыгы булырга тиеш», — дип саный проектны оештыручылар.

"Җиңү йөзе» проектына ничек кушылырга һәм үз гаилә архивыннан булган материалларны тапшырырга тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә була: https://historydepositarium.ru/about/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: