Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар ана капиталын авыл ипотекасы буенча түләү өчен куллана алалар

Авыл ипотека буенча беренчел кертем сыйфатында ана капиталын кулланырга мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

«Гражданнар ипотеканы еллык 0,1% тан 3% ка кадәр ташламалы ставка буенча ала алалар. Ипотека кредитын җир участогы сатып алу һәм анда торак төзү, яңа төзелештә фатир, әзер Шәхси Йорт Сатып Алу, булган участокта торак төзү өчен файдаланырга мөмкин», - дип сөйләде спикер.
Мәхмүтов сүзләренә караганда, кредитны түләүнең максималь вакыты 25 ел тәшкил итә. Ташламалы авыл ипотека программасында катнашу өчен үз акчаларыңның кимендә 10% ын кертергә кирәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, әлеге юнәлеш буенча кредитның иң зур суммасы 3 млн.сум тәшкил итә, дип ачыклык кертте. "Ипотека гамәлләре авыл җирендә һәм халык саны 30 меңнән артмаган шәһәрләрдә җиргә яки торакка кагыла", - дип өстәде ул.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/agriculture/19-01-2021/tatarstantsy-mogut-ispolzovat-matkapital-dlya-vznosa-po-selskoy-ipoteke-5799996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев