Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар Абу-Дабида WorldSkills ярышларында алтын, көмеш һәм "Осталык медале" яулады

Республика яшьләре һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасына 5625 балл китергән.


(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Абу-Дабида узган WorldSkills Competition-2017 ярышларында Россия шәһәрләре һәм төбәкләре арасында иң яхшы нәтиҗәне Мәскәүлеләр күрсәткән. Татарстан яшьләре һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасына 5625 балл яулаган һәм команда буенча хисапта икенче урынга лаек булган. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева белдерде. Спикер искәрткәнчә, 14-19 октябрьдә Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition-2017 44-нче дөнья чемпионаты булды. Анда 59 илдән 1,3 мең кеше һәм 1084 эксперт килгән. Абу-Дабида Россия милли җыелма командасы 51 компетенциядә катнашты. "Ягъни без барлык номинацияләрдә дә үзебезне сынадык", - дип билгеләп үтте Л.Фазлыева.

WorldSkills Russia җыелма командасы составына илнең 22 төбәгеннән 58 кеше һәм 52 эксперт, шул исәптән Татарстаннан җиде компетенция буенча чыгыш ясаучы 8 катнашучы керде. "Россия җыелма командасына татарстанлылар бер алтын, бер көмеш һәм бер "Осталык медале" яулады. "Суыткыч техника һәм кондиционирлау" компетенциясендә Казан политехник колледжның һәм Казан химик-технологик институтының (КХТИ) студенты Вадим Поляков алтын медаль белән бүләкләнде. "Мобиль робототехника" компетенциясе буенча көмеш медальгә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов ия булды. Осталык өчен булган медаль белән Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Альберт Минеев бүләкләнде - "Инженер дизайны- CAD" компетенциясе", - дип хәбәр итте Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Медальләр саны буенча беренче урында Кытай тора, икенче урында - Корея, өченчедә - Швейцария, дүртенчедә - Бразилия.

"Татарстан делегациясе алдында Абу-Дабида узган ярышларда Казанда 2019 елдагы чемпионатта актуаль булган мәсьәләләрне өйрәнү бурычы куелды. Алар логистика, транспорт белән тәэмин итү, катнашучыларны урнаштыру, туклану, павильоннарны урнаштыруга кагыла", - диде Л.Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X