Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 130 мең турист киләчәк

Бәйрәм көннәрендә туристларны 386 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базалары кабул итәчәк.


( «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Яңа ел каникулларында Татарстанга 130 мең турист киләчәк. Республикада туристлар агымының 10-15 процентка артуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Бәйрәм көннәрендә туристларны 386 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базалары кабул итәчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре - 88, ә 2-7 гыйнвар көннәрендә 77 процентка тулы булыр дип көтелә», - дип хәбәр итте эксперт.

Туристлар кунакханәләрне уртача өч көнгә белешеп куя. Хәзерге вакытта кунак йортларында инде буш урыннар калмаган диярлек. Республикада Яңа ел каникулларында 500дән артык чара үткәрү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев