Мөслим-информ

Татарстанга өлкәннәр өчен гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде

Гриппка каршы вакцинаның соңгы өченче партиясе октябрь ахырына килеп җитәчәк.

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде. Бу хакта  республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе - 337 490 доза Совигрипп препараты килде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Министрлыкта бу вакцинаның өлкәннәр өчен булуын билгеләп үттеләр.
Дүшәмбедән башлап республика халкы поликлиникага прививка ясатуны сорап мөрәҗәгать итә ала. Беренче партия белән бергә Татарстанга өлкәннәр өчен 50% вакцина дозасы килгән. Бүгенге көндә 700 мең татарстанлы гриппка каршы прививка ясарга өлгергән инде.
Гриппка каршы вакцинаның соңгы өченче партиясе октябрь ахырына килеп җитәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: