Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга «коммуналка» өчен 2 млрд. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган.

2020 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар бирү өчен федераль бюджеттан Татарстанга 2 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның тиешле күрсәтмәсе РФ хөкүмәте сайтында чыкты.

"Татарстан Республикасы — 2 млрд 390 млн 687 мең сум", — дип хәбәр ителә документта. 

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50% ын түлиләр, ә квитанциядәге сумманың калган яртысы федераль бюджет хисабына түләнә.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/29-07-2020/v-tatarstane-lgotnikam-vydelyat-bolee-2-mlrd-rubley-na-oplatu-kommunalki-5759915

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев