Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче өлеше октябрьдә кайтачак

Россиядә җитештерелгән беренче партия - 766 мең доза кайтарылды. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авыручылар саны 12 тапкыр кимеде. Бу хакта бүген брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.

"Грипп массакүләм инфекцион авыруларның берсе булып кала. Ел саен дөньяда грипптан 500 меңгә якын кеше үлә. Һәр унынчы өлкән кеше һәм һәр өченче бала грипп белән авырый, ә авырган һәр 7 нче кешенең сәламәтлеге җитди какшый. Грипп үпкә кабаруга (пневмония) китерергә мөмкин, ә ул үлем очракларына сәбәп була", - диде спикер.

"Татарстан учреждениеләренә үзебездә җитештерелгән 766 мең доза «Совигрипп» һәм «Ультрикс» вакциналары кайтарылды", - диде спикер.

"Гриппка каршы вакцинаның беренче партиясенең күпчелеген сентябрь ахырына кадәр балалар иммунизациясе өчен кулланырга планлаштырабыз, ә октябрьдә вакцинаның икенче партиясен көтәбез", - диде Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев