Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга аномаль җылы һава торышы килә

Татарстан синоптиклары 18-22 февральдә һава шартларының начарлануын һәм аномаль җылы һава торышы булачагын кисәтә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу көннәрдә республика территориясендә һава торышы атлантик циклон тәэсирендә булачагын җиткерә. Урыны белән юеш кар, буран, шуның аркасында күз күременең кимүе, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы көтелә....

Татарстан синоптиклары 18-22 февральдә һава шартларының начарлануын һәм аномаль җылы һава торышы булачагын кисәтә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу көннәрдә республика территориясендә һава торышы атлантик циклон тәэсирендә булачагын җиткерә. Урыны белән юеш кар, буран, шуның аркасында күз күременең кимүе, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы көтелә. Җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 19 февральдә төнлә һава температурасы 10-15 градус салкын (көнчыгыш районнарда аязганда 21гә кадәр), көндез -1 дән -6 градуска кадәр (көнчыгышта -10 градус) булуы көтелә. Киләсе төндә 1 дән 7 градуска кадәр салкын, ә көндез -4 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Татарстан синоптиклары хәбәренчә, аномаль җылы һава торышы киләсе атна дәвамында саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама