Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстандагы гарасат нәтиҗәләре ничек хәл ителәчәге билгеле булды

Кичә, 1 июньдә, кич белән Чирмешән районы Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу, нәтиҗәләрен хәл итү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы уздырылды. Анда табигать китереп чыгарган фаҗиганең нәтиҗәләрен хәл итү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә ПСЧ-135 эчке хезмәте капитаны Фәрит Яруллин.

"Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм нәтиҗәләрен хәл итү буенча һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында электр, газ һәм коммуналь хезмәт өлкәсе хезмәткәрләре белән гарасат нәтиҗәләрен тиз арада хәл итү бурычын куйдык", - дип билгеләп үтте Яруллин. Исегезгә төшерәбез, алдагы көндә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Нурлат шәһәрендә һәм Чирмешән районының Югары Чегодай һәм Түбән Чегодай авылларында көчле җил йорт түбәләрен кубарды, агачларны сындырды , дип хәбәр иткән иде. Яруллинның сүзләренчә, хәзер белгечләр алдында табигать бәла-казасы район халкы милкенә салган зыянның күләмен исәпләп чыгару бурычы тора. Гадәттән тыш хәл булган урыннарда Чирмешән янгын-коткару гарнизоны һәм зона буенча эзләү-коткару отряды оператив төркеме эшли, дип билгеләп үтте ул.

Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, табигать бәла казасы вакытында Югары Чегодай авылында 10 бина һәм корылманың - 8 шәхси йортның, мәктәп, мәчетнең һәм шулай ук Түбән Чегодай авылында 6 шәхси йорт түбәсе зыян күргән. 190 йортны электр белән тәэмин итә торган чыбыкларны тотып тора торган 26 корылма җимерелгән. 2 июнь көнне иртәнге 08.00 сәгатькә торак пунктларны электр белән тәэмин итү планлаштырылган. Күрелгән зыянны хәл итүгә 148 кеше, 28 данә техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 26 кеше һәм 5 данә техника җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X