Утырыштагы төп тема - язгы ташуны куркынычсыз итеп оештыру. Узган кышта Татарстан басуларында, февраль мәгълүматлары буенча, күпъеллык уртача күрсәткечне 20-70 процентка узган кар катламы барлыкка килгән. Ә кайбер районнарда бу сан уртача күрсәткечтән 2,5 тапкырга үскән. Елгалардагы боз калынлыгы уртача күпъеллык күрсәткечләрдән зуррак. Алдагы ел мәгълүматларына карасаң, Татарстан территориясендәге елгаларда боз китү апрельнең беренче ункөнлегендә була.
Су ташу начар сценарий буенча булса, 42 муниципаль районны су басырга мөмкин. Бу җирлекләрдә 18 846 кешесе булган 220 торак пункт, икътисади 27 объект, социаль яктан мөһим булган 48 объект, автомобиль юлларының 55 участогы, машиналар үтүче 36 күпер урнашкан. Кечкенә елгаларда, су агымнарында бөкеләр хасил булырлык 63 урын барлыгы ачыкланган. Эвакуация маршруты, транспорт һәм су басу куркынычы булган торак пунктлардагы халыкны урнаштыру урыннары алдан каралган", - дип хәбәр итте Премьер-министр урынбасары Алексей Песошин.
Нет комментариев