Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә яшь гаилә һәлак булган

Ярдәмгә баручы "Ашыгыч ярдәм" машинасы да һәлакәткә юлыккан. Бу хакта "Татар-информ" яза.


30 сентябрьдә төнлә "Казан - Оренбург" юлының 209 нчы чакрымда 27 яшьлек йөртүче иткән "Volkswagen Polo" машинасы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, "КАМАЗ" йөк машинасына килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында, җиңел машинадагылар алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Алар Яшел Үзән районыннан яшь гаилә пары булган. Бу хакта "Вести КамАЗа" хәбәр итә.

Һәлакәт шаһитларының берсе Марсель Абдуллин фаҗигане болайрак тасвирлаган: "Берәү дә беркемне дә узарга тырышмады. Бары каршы якка чыкты ул - әллә йоклап киткән, әллә телефон игътибарын алган... "КАМАЗ" бәрелешүдән читкә китәргә тырышып, уңга борды, әмма... Куркыныч күренеш, машинаның түбәсен алып атты. Җиңел машинаның арттагы номерына кәгазь белән капланган иде. Бәлки еш кугандыр ул..."

Сүз уңаеннан, ярдәмгә баручы "Ашыгыч ярдәм" машинасы да һәлакәткә тарыган. Машина тимер юл аркылы чыкканда конструкцияләренә эләгеп, ике тәгәрмәчен тишкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X