Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бүген иртән бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. "Ниссан Тиара"...

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Бүген иртән бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. "Ниссан Тиара" һәм 13нче модельле "Лада" автомобильләре бәрелешкән.
Урынга 124нче янгын-коткару часте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.
Коткаручылар җимерелгән машиналардан зыян күрүчеләрне чыгарган, машиналарның аккумуляторларын сүндергән.
Һәлакәттә Чистайдан 57 яшьлек иномарка пассажиры һәм Яңа Чишмәдән 33 яшьлек "Лада" йөртүчесе зыян күргән, алган җәрәхәтләрдән "Лада"дагы 60 яшьлек пассажирның гомере өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев