Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Ышаныч һәм иминлек» дип аталган республика бәйгесе башланды

Эшләрне 30 сентябрьгә кадәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенә тапшырырга кирәк, дип яза "Татар-информ".


Татарстанда «Ышаныч һәм иминлек» дип аталган республика бәйгесе башланды. Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында юл хәрәкәте иминлеге буенча бәйге киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җәлеп итү, телевидение, радио, басма матбугат, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы журналист эшен ачыклау һәм аларны бүләкләү максатыннан үтәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ вәкилләре, республиканың әйдәп баручы журналистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм реклама белгечләреннән торган бәйсез жюри бәялиячәк.

Бәйгедә Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, иҗади берләшмәләр, журналистлар, язучылар, штаттан тыш авторлар, дизайнерар катнаша ала. Эшләр татар һәм рус телендә, шулай ук видеоматериаллар да кабул ителә.

Бәйге «Балаларга куркынычсыз юллар»; «Юлларда эш көне»; «Юл сагында»; «Социаль реклама»; «Юл хәрәкәте кагыйдәләре - тормыш кагыйдәләре»; «Иң яхшы район (шәһәр) газетасы» номинацияләре буенча үткәрелә.

Эшләрне 30 сентябрьгә кадәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенә, 420059, Казан шәһәре Оренбург тракты урамы 5 йорт, 435 кабинет, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге адресы буенча тапшырырга кирәк. Белешмә өчен телефон: (843) 533-39-09, факс: (843) 533-39-16.

Йомгак ясау һәм бүләкләү 2017 елның декабрендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X