Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җылы һава торышы тагын бер атна сакланачак

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда җылы һава торышы, ким дигәндә, сишәмбегә кадәр сакланачак. Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерә, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте. Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлеге җылы һава торышын шартлыча гына "әбиләр чуагы" дип атарга була. "Классик...

Шулай ук ул сентябрьнең климатик уртача тәүлек температурасы 11,5 градус җылы тәшкил итүен җиткергән. Хәзер исә температура 4-5 градуска югары.

Бүген көндез сәгать 12дә һава температурасы Казанда 23 градуска җиткән. Рекорд 2001 елның 13 сентябрендә куелган булган - ул вакытта 26,8 градус җылы күзәтелгән.

Шул ук вакытта бүгенге көн, мөгаен, иң җылы көн булыр дип көтелә. Иртәгә бераз яңгыр явуы һәм көндезен температура 20 - 21 градус җылы булуы көтелә. Җомга көнне явым-төшемсез һәм 23 градус җылы һава торышы фаразлана. Ял көннәрендә 20 градус җылы, явым-төшемнәр булачак, ди метеорологлар.Әлеге дулкын сишәмбегә - 19 сентябрьгә кадәр сакланыр, дип фаразлана.

"Әбиләр чуагы" исә, эксперт фикеренчә, төбәккә сентябрьнең өченче декадасында киләчәк. Тулаем алганда, быелгы сентябрь нормадан тыш җылы булырга охшап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев