Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җәйге ялларда балаларны бер-берсе белән аралашырга өйрәтәчәкләр

Ләйлә Фазлыева гаджетларга каршы көрәшергә кирәкми дип саный.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен коммуникатив характерда җәйге сменалар курсы әзерлиләр. Биредә аларны бер-берсе белән аралашырга өйрәтәчәкләр. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен интервьюда әйтте.

“Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә җәйге ял һәм савыктыру кысаларында коммуникатив характерда җәйге сменалар курсы әзерлибез. Җәйге сменада бала тынычрак, белем бирү программасы юк. Уку программасы чыннан да катлаулы, чөнки вакыты шундый. Бала гаилә, бала туу, тарих һәм җенесләр мөнәсәбәте турында ирекле темаларга аралашачак”, - диде спикер.

Ләйлә Фазлыева балаларның ата-аналары еш кына кәрәзле телефоннар белән ничек көрәшергә дигән сорау бирә дип сөйләде. Эксперт аларга гаджетларга каршы көрәшергә киңәш итми.

“Аның белән көрәшергә кирәкми, бу бүгенге көн чынбарлыгы. Бу коммуникацияләргә мөнәсәбәтләр һәм аралашу өстәлергә тиеш. Телефоннан башка да аралашу булуын аңларга кирәк. Бу осталыкка бүген өлкәннәр дә ия түгел. Димәк, аны балаларга да өйрәтергә кирәк. Безгә гаиләнең уңай образын тудырырга кирәк. Без моның өстендә эшлибез”, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

  • Интервью 23 февральдә sntat.ru сайтында чыга. YouTubта “Татар-информ” каналында интервьюның видеосын карап була. “Татарстан24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/23/181440/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама