Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда "Яшел Россия" акциясе кысаларында 200 дән артык өмә узды

Быел чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыруга аерым игътибар бирелә. (Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Меңләгән татарстанлы "Яшел Россия" акциясенә кушылды. Илкүләм чара 2 сентябрь көнне старт алды. Хәзергә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында 200дән артык өмә үткәрелде. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан территориясендә...

Быел чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыруга аерым игътибар бирелә.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Меңләгән татарстанлы "Яшел Россия" акциясенә кушылды. Илкүләм чара 2 сентябрь көнне старт алды. Хәзергә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында 200дән артык өмә үткәрелде. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан территориясендә акция инде бишенче тапкыр рәттән уза. Территорияләрне төзекләндерү, чистарту, чүп-чардан арындыру буенча чаралар сентябрь дәвамында үткәреләчәк. Чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыруга аерым игътибар бирелә - шәһәр һәм районнарда аларны чүп-чардан һәм коры-сарыдан арындыралар, тирә-ягын матурлыйлар. Табигатьне саклау буенча әлеге массакүләм чарада дәүләт структурасы вәкилләре һәм иҗтимагый берләшмә активистлары катнаша.
Бүген, 15 сентябрьдә, Бөтенроссия экологик өмәсенә Баулы халкы да кушылды. Территорияләрне чистартуга мәктәп укучылары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре чыкты. Алар чишмә яннарын тәртипкә китерде, куак һәм агачлар утыртты. Барлыгы 298 юкә һәм 347 миләш агачы утыртылган.
Татарстанда акция сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев