Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләрне Идел буе федераль округында көчле салкыннар турында кисәтәләр

Якындагы көннәрдә республика территориясендә җепшек кар, бозлавык фаразлана.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Идел буе федераль округ территориясендә, шулай ук Татарстанда явым-төшем көтелә.

Белгеч сүзләренчә, Көньяк һәм Урал федераль округында да һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Якындагы көннәрдә Идел буе федераль округында җепшек кар һәм бозлавык көтелә. Бигрәк тә Башкортстанда көчле явым-төшем — карлы яңгыр, буран, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә. Киләсе атна башында Көньяк федераль округта, Кырымда көчле яңгыр һәм җил секундына 22 метр тизлек белән исәчәк», — дип сөйләде ул.

Шулай ук Уралда көчле кар яварга һәм буран булырга мөмкин, диде Вильфанд

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-01-2021/tatarstanda-yash-chel-rne-idel-bue-federal-okrugynda-k-chle-salkynnar-turynda-kis-t-l-r-5801246

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев