Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган

Кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә исән калган.

«Татар-информ»га кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында «Мицубиси», «Фольксваген» һәм «КАМАЗ» зур йөк машинасы бәрелешкәнен республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авариядә Япония автомобилен йөртүче һәм аның 25 яшьлек хатыны зыян күргән. Шулай ук машинада автокреслода  яшь ярымлык сабый була. Бала дөрес итеп сайлап алынган җайланмада йөргәнгә күрә, бернинди җәрәхәтләр дә алмаган.

«Балалар өчен җайланмалар юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләр алу һәм үлем очраклары булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-01-2021/tatarstanda-yash-yarymlyk-bala-avtokreslo-yard-mend-yul-lak-tend-is-n-kalgan-5799839

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев