Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшь хоккейчылар утырган автобус фура белән бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Акташ - Кузайкино трассасының 3 нче чакрымында булган.


( «Татар-информ»). Татарстанда Әлмәт районында 22 яшь хоккейчы утырган автобус йөк машинасы белән бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Акташ - Кузайкино трассасының 3 нче чакрымында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүмат ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына көндез килгән.

Рус Акташы авылыннан ерак түгел "Лада" үсмерләр хоккей җыелма командасыннан 22 бала һәм 19 олы кеше утырткан автобус яны белән "Вольво" фурасына бәрелгән.

Юл һәлакәте урынына 165 нче янгын сүндерү-коткару часте, Әлмәт янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре, табиблар, полиция хезмәткәрләре, шулай ук команданы Зәй автовокзалына алып бару өчен ике автобус килгән.

Һәлакәт аркасында җәрәхәтләнүчеләр юк. Балалар автовокзалдан Минзәләгә баручы автобуска күчереп утыртылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама