Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ял көннәрендә беренче кар явуы көтелә

Республикада алдагы өч көндә салкынайтачак. (Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда алдагы ял көннәрендә - 21 һәм 22 октябрьдә беренче кар көтелә. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. "Һава температурасының җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Җомга алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан искән җилнең...

Республикада алдагы өч көндә салкынайтачак.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда алдагы ял көннәрендә - 21 һәм 22 октябрьдә беренче кар көтелә. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

"Һава температурасының җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Җомга алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр җитә. Урыны белән җепшек кар, яңгыр булачак", - дип җиткерде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь.

20 октябрьгә каршы төндә һава температурасы республика буенча -1..+4 градуска кадәр төшәчәк. 20 октябрьдә көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак.

Һава температурасының шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Төннәрен һава температурасының Татарстан буенча 0..-5 градуска кадәр төшүе фаразлана. 21 октябрьдә көндез һава температурасы 0..+5, 22 октябрьдә -1..+4 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев