Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарлый

Аграрийлар синоптиклар якын арада вәгъдә иткән аяз көннәрне көтә.


Һава торышы шартлары республикада кыр эшләрен тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде.

Шушы вакыт эчендә, Титов мәгълүматлары буенча, Татарстанда явым-төшем айлык норма була язган - 43 мм. Шунлыктан әле көнбагышны - 100 мең га, бөртеккә булган кукуруз - 75 мең га, шикәр чөгендере - 39 мең га, бәрәңге 5 мең га да җыеп аласы бар. 650 мең. га җир сөрелмәгән, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Министр урынбасары яңгырлар аграрийларга техникаларын ремонтларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. «Мин кыр эшләрен төгәлләүдә теләсә нинди мөмкинлекне файдалануыгызны сорыйм, әле киләсе атнага яхшы һава торышы вәгъдә ителә», - дип мөрәҗәгать итте Титов авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев