Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Татарстанда ябык автомобиль эчендә бер бала вафат булган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике яшьлек малай эссе сугудан үлә. Бу хакта республика мәгълүмат чаралары яза.

Бөгелмә районы Ефановка авылында җиңел автомобиль эчендә 2 яшь тә 3 айлык малайның үле гәүдәсе табып алынган. Беренчел мәгълүматлар буенча, малай эссе сугудан үлә.

Россия тикшерү комитеты хезмәткәрләре булган хәлләрнең сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта әлеге оешманың Татарстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, иртән малайның әбисен аның белән бергә яшәүче 42 яшьлек ир кеше Бөгелмәгә эшенә илтә бара. Алар үзләре белән сабыйны да алалар һәм арткы утыргычта утырган килеш салонда калдыралар. Аннан соң ир-ат авылына әйләнеп кайта һәм печән чабарга китә, ә машинадагы бала турында оныта. 15.00 сәгатьләр тирәсендә, хатынын алырга барырга җыенганда, ул машинасына әйләнеп кайта һәм бала мәетенә тап була.

Малайның гәүдәсе экспертизага җибәрелгән. Тикшерүчеләр "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгату турында мәсьәләне хәл итә.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама