Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яңа уку елына 2,5 мең укучыга портфель бүләк ителде

2007 елдан башлап республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 210 млн сум акча җыелган, дип яза "Татар-информ".

23-31 августта Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясенең төп чаралары узачак. Бүген акция кысаларында 1,5 мең - I сыйныф укучысы һәм 1 мең II-XI сыйныф укучысы бүләккә портфель алды. Бу хакта бүген төбәкнең Министрлар Кабинетында брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

"Акция республикада 2007 елдан башлап үткәрелә. Шул вакыт эчендә 165 мең I сыйныф укучысы мәктәп букчасы алды. 210 млн сум күләмендә акча җыелган. Акция кысаларында уку-язу кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырыла. Аларны күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә бүләк итәләр.

Быел Татарстанда I сыйныфка 47 мең бала бара. 20 мең чамасы укучы яңа уку елында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында иганәчеләр ярдәмен алачак. Алар - быел гына I сыйныфка баручылар, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ II-XI сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X