Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артачак

ТР Хөкүмәте рәисе: "Татарстан хезмәт хаклары күләме буенча Идел буе округында алдынгы урында", - дип белдерде.


( "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумны тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр шул күләмдә булыр, дип фаразлана. 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш - 5,9 процент булачак. Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә ТР Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин шул хакта хәбәр итте.

ТР Премьер-министры җитәкчелегендә үткән коллегия утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Черкасов, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль район вәкилләре катнашты.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, бүген Татарстан хезмәт хаклары күләме буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында тора. Пермь краеннан соң - икенче урында. «Россия Президентының «май» указлары нигезендә аерым категория гражданнарның хезмәт хакларын арттыру буенча планлы эш алып барыла. Узган ел хезмәт хакларын арттыру 4 этапта башкарылды. «Май» указларына эләкмәгән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакына 2017 елның 1 июленнән 1580 сум өстәлде. Быел гыйнвардан хезмәт хаклары тагын 4,0 процентка күтәрелде», - дип сөйләде министр.

Эльмира Зарипова искәрткәнчә, быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 9 489 сумны тәшкил итте. Бу - 2017 елның II кварталында хезмәт яшендәге халык өчен яшәү минимумы күләменең 85 процентын тәшкил итә. 2018 елның 1 маеннан исә ул - Россиядә үткән елның II кварталына билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә, ягъни 11 163 сум булачак.

Ел саен республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы күләме раслана. Быел ул 10 126 сум булыр дип көтелә (Россия буенча минималь хезмәт хакыннан 6,7 процентка күбрәк). Социаль хезмәттәшлек ягы белән республика килешүе проекты әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев