Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда "Урман атналыгы – 2017" акциясе башланды

Быел көз табигатьне саклау акциясе Казанда гына түгел, шәһәр яны урманчылыкларында һәм республиканың барлык муниципаль районнарында уза, дип хәбәр итә Татар-информ. Бүген республикада Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган "Урман атналыгы - 2017" табигатьне саклау акциясе башланып китте. Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары традицион рәвештә Идел буе...

Быел көз табигатьне саклау акциясе Казанда гына түгел, шәһәр яны урманчылыкларында һәм республиканың барлык муниципаль районнарында уза, дип хәбәр итә Татар-информ.

Бүген республикада Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган "Урман атналыгы - 2017" табигатьне саклау акциясе башланып китте.

Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары традицион рәвештә Идел буе районында "Вахитов" скверында быел да чыршылар утыртты.

"Без, депутатлар, үз районнарыбызда да агачлар утыртуны оештырабыз. Узган ел, мәсәлән, Чүпрәле районында 47 гектарда, быел исә 78 гектарда урман утырттык. Язын исә мәктәп укучылары белән алмагачлар утырткан идек. Без бүгенгә түгел, киләчәк буыннар өчен эшлибез. Һава торышы утыртылган агачларга тамырланыр һәм үсеп китәр өчен бик әйбәт", - дип акция турындагы тәэсирләре белән бүлеште Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин.

Быел көз табигатьне саклау акциясе Казанда гына түгел, шәһәр яны урманчылыкларында һәм республиканың барлык муниципаль районнарында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев