Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда туучылар санын арттыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла

Туучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү кайнар линиянең төп темалары булачак.

Бу хакта "Татар-информ" яза. 21 августта Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә туучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча чаралар турында тәкъдимнәр әзерләү өчен кайнар линия эшен оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хәбәр итә.

Кайнар линия 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Телефоны: (843) 236-00-71.

Кайнар линия эшендә ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге вәкилләре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев