Мослим

Татарстанда “Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты тормышка ашырыла башлый

Аның төп максаты - эшләүче гражданнарны гарантияле дәүләт пособиеләре белән тәэмин итү.

Быел 1 июльдән Татарстанда РФ Социаль иминият фондының "Турыдан-туры түләүләр" ("Прямые выплаты") пилот проекты тормышка ашырыла башлый. Нәкъ менә шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә Дәүләт учреждениесе филиаллары - РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрнең банктагы счетына яки почта аша күчерә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта әлеге фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, вакытлыча яраксызлык (больничныйлар), йөклелек һәм бала табу, йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу, бала туган очракта, бала караган өчен, производствода зыян күргән кешегә өстәмә ял өчен түләүләр схемасы тулысынча үзгәрә. "Проектның төп максаты - эшләүче гражданнарны, алар хезмәт куя торган оешманың матди хәленә карамастан, гарантияле дәүләт пособиеләре белән тәэмин итү", - дип сөйләде Рамил Гыйззәтуллин. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта "Турыдан-туры түләүләр" проекты илнең 10 төбәгендә тормышка ашырыла. Алар арасында Карачай-Черкес Республикасы, Түбән Новгород, Әстерхан, Курган, Новгород, Новосибирск, Тамбов өлкәләре, Хабаровск крае, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәрләре бар. Татарстан исә проектка 1 июльдән Белгород, Ростов һәм Самара өлкәләре белән бергәләп кушыла.

Рамил Гыйззәтуллин билгеләп узганча, пилот проекты барышында барлык предприятиеләр һәм оешмаларда РФ Социаль иминият фондына иминият кертемнәрен түләү системасы үзгәрә. Моңа кадәр социаль иминият фондына исәпләп чыгарылган иминият взнослары суммасы белән эш бирүче тарафыннан түләнгән пособие күләме арасындагы аерма күчерелсә, яңа схема буенча эш бирүчеләр мәҗбүри социаль иминиятнең ике төре буенча да тулы күләмдә иминият взнослары түләргә тиеш була, дип тәгаенләде ул. "Турыдан-туры түләүләр"нең өстенлеге нидә соң? Рамил Гыйззәтуллин әйтүенчә, иң беренче чиратта, пособие түләү вакыты хезмәт хакы түләү вакытына бәйле булмаячак. Икенчедән, пособиеләрне, эш бирүченең матди хәленә карамастан, түләү, шулай ук фонд тарафыннан пособиене исәпләү дөреслеге гарантияләнә. "Безгә бала карап өйдә утыручы бик күп хатын-кызлар даими рәвештә мөрәҗәгать итә. Алар үзләренең эш бирүчеләре авыр матди хәле яисә башка сәбәпләр аркасында пособиене вакытында түләми, дип зарлана. Проект эшли башлагач, мондый проблемалар булмаска тиеш", - диде РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге идарәчесе. Аның сүзләренчә, эш бирүченең эше дә җиңеләя: пособие түләмәү оешмага әйләнештәге акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирә, 4 ФСС формасы буенча хисап төзү процессын гадиләштерә. Рамил Гыйззәтуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге республика предприятиеләренә һәм оешмаларына барып, "Турыдан-туры түләүләр" пилот проектын тормышка ашыруга әзерли торган семинарлар үткәрә.

Ул шунысына да игътибар юнәлтте: пособиеләрнең күләме дә, аларны исәпләү формуласы да үзгәрми, бары тик Социаль иминият фонды белән эш бирүче һәм иминиятләнгән хезмәткәр арасындагы бәйләнеш схемасы гына башка төрле булачак. Хезмәткәр шулай ук эш бирүчегә пособие хокукына ия булуын раслый торган документлар (эшкә яраксызлык турында кәгазь, бала туу турында белешмә яисә пособиенең төренә карап башка документлар) тапшырырга тиеш. Моннан тыш, пособие күчерелергә тиешле банк реквизитларын яки почта адресын күрсәтеп гариза язарга кирәк була. Реквизитларны дөрес күрсәтү зарур, юкса, акча счетка күчмәячәк, дип кисәтте Рамил Гыйззәтуллин. "Эш бирүче, үз чиратында, әлеге документларны, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, фондның төбәк бүлекчәсе филиалына тапшыра. Фонд филиалы исә исәпләп чыгарып, 10 көн эчендә хезмәткәргә пособие акчасын күчерергә тиеш була", - дип сөйләде ул.

Әгәр документларны тутыруда хата китсә яки эш бирүче таләп ителгән документларның барысын да тапшырмаса, фондның төбәк бүлекчәсе филиалы бу турыда хәбәр итә, 5 көн эчендә хаталар төзәтелеп яки барлык кирәкле документлар тупланып кире җибәрелә. Әгәр оешмада 25тән күбәрәк хезмәткәр эшләсә, электрон белешмә реестрлары тапшырыла, ягъни гариза, белешмә, больничный кәгазе кебек документлар үзләре кирәкми.

Пособие хезмәткәргә вакытында күчерелмәгән икән, димәк, хезмәткәр банк картасы реквизитларын яисә почта адресын дөрес күрсәтелмәгән яки эш бирүче документларны һәм кирәкле мәгълүматны вакытында һәм тулы күләмдә тапшырмаган, яки больничный кәгазен тутырганда хата киткән. Бу уңайдан Рамил Гыйззәтуллин эш бирүчеләргә дә, хезмәткәрләргә дә игътибарлырак булырга киңәш итте.

Проект турындагы тулырак мәгълүмат белән www.fss16.ru сайтының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты бүлегендә танышырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: