Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр эшләнде

Бу хакта туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

Татарстан туристлык тармагы вәкилләре җәйге туристлык сезонына Россия төбәкләреннән килгән кунаклар өчен кызыклы тәкъдимнәр әзерләгән иде. 
«Бу тәкъдимнәр республика буенча сәяхәт итүче Россия һәм төбәк туристлары өчен гамәлдә. Алар ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан отельерлар һәм рестораторлар белән берлектә эшләнгән. Гаилә ялы өчен "Ике плюс бер" акциясе старт ала, аннан файдаланып, балалар белән гаиләләр 12 яшькә кадәрге балаларны бушлай урнаштыру мөмкинлеге алачак», — дип хәбәр итте спикер.
Тагын бер акция - "ике төн бәясе буенча өч төн". Ике төнне броньлаган вакытта турист тагын бер төнгә яшәү өчен бүләк ала. Әлеге тәкъдимнәр белән файдаланган барлык кунаклар да бүләккә Казан үзәге буенча ике сәгатьлек түләүсез экскурсия алачаклар. Акциядә барлыгы 24 Казан отеле катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев