Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән
Шулай итеп, 27 октябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 955 булды.
Татарстанда тагын җиде кеше — дүрт хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус корбаны булган.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1923, 1952, 1953 һәм 1958 елда туган хатын-кызлар һәм 1935, 1943 һәм 1959 елда туган ир-атлар Covid-19 авыруыннан вафат.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 27 октябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 955 булды. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/27-10-2021/tatarstanda-tagyn-ide-keshe-koronavirustan-lg-n-5842014
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев