Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән
Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 338 булды.
Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 вирусыннан үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
1945 һәм 1958 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1933,1948 һәм 1949 елларда туган өч хатын-кыз үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.
Пандемия вакытында коронавирустан 338 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев