Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда суда батып үлүче балалар саны көннән көн арта

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, җәйнең эссе, яңгырсыз көннәрендә республика сулыкларында батып үлүчеләр саны арта бара. Алар арасында балаларның да булуы аеруча аяныч. Шушы көннәрдә генә Арча, Мамадыш, Баулы, Питрәчтә һәм безнең районда барлыгы алты бала су корбаны булды. Судагы бәхетсезлек очраклары күбесенчә су керү тыелган...

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, җәйнең эссе, яңгырсыз көннәрендә республика сулыкларында батып үлүчеләр саны арта бара. Алар арасында балаларның да булуы аеруча аяныч. Шушы көннәрдә генә Арча, Мамадыш, Баулы, Питрәчтә һәм безнең районда барлыгы алты бала су корбаны булды.
Судагы бәхетсезлек очраклары күбесенчә су керү тыелган урыннарда килеп чыга. Бар җирдә дә су коену өчен махсус ясалган пляжлар юк. Белгечләр исәпләвенчә, балаларның 70 проценты "кыргый" пляжларда өлкәннәрдән башка гына су кергәндә бата. Су буенда балаларның иминлеген тәэмин итү өчен әти-әниләрнең янда булуы гына да җитми - аларны күзәтеп, барлап тору мөһим.

19 июнь - якшәмбе көнне Мөслимдәге Ык елгасы күпере янында 1999 елгы Мөслим егете Илназ Гәрәевнең суга батуы турында хәбәр иткән идек. Ике тәүлектән артык дәвам иткән эзләү-коткару эшләрендә Лениногорск шәһәреннән килгән водолазлар белән бергә янгын сүндерүчеләр, волонтерлар, көймәләре булган райондашлар һәм егетнең якыннары да катнашты. 22 июнь көнне иртәнге 3 сәгать 20 минутта волонтерлар Илназның гәүдәсен Ык күпереннән агым буйлап 2 километр 500 метр чамасы ераклыкта, шарлавыклар тирәсендә табып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев