Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда суд приставы бурычлы кешенең фатирын үзләштергән

Быелның апрель аенда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Алабуга районы суд приставлары бүлегенең элекке җитәкчесен тоткарлаганнар. Баксаң, бу адәм былтыр июльдә бурычлы кешенең фатирын үз анасына юнь бәягә саттырган икән. Моны ул ничек гамәлгә ашырган соң? Бурычлы кешегә, фатирына арест салынганнан соң, аның аукционга чыгарыласын хәбәр итмәскә кушкан. Нәтиҗәдә, октябрь аенда...

Быелның апрель аенда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Алабуга районы суд приставлары бүлегенең элекке җитәкчесен тоткарлаганнар. Баксаң, бу адәм былтыр июльдә бурычлы кешенең фатирын үз анасына юнь бәягә саттырган икән. Моны ул ничек гамәлгә ашырган соң? Бурычлы кешегә, фатирына арест салынганнан соң, аның аукционга чыгарыласын хәбәр итмәскә кушкан. Нәтиҗәдә, октябрь аенда әлеге фатир суд приставлары бүлеге җитәкчесенең анасына бик арзан бәядән "китеп барган". Җинаятьчел схеманы уйлап табып, тормышка ашырганы өчен бу адәмгә карата РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча ("Мошенничество") җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев