Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сигез пляж су коену сезонына әзер

Республикада барлыгы 34 пляж исәпләнә.

(Казан, 29 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Техник тикшерүдән соң, Татарстанда сигез пляж су коену сезонына әзер дип табылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуындаТатарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте. 

 

  • Татарстанда барлыгы 34 пляж исәпләнә. Быел коену сезоны 1 июньдә башлана.

 

Алабуга муниципаль районындагы пляжга, Минзәлә, Мамадыш, Чистай, Зәй, Түбән Кама пляжларына керү рөхсәт ителгән. 11 пляж буенча техник тикшеренүләр датасы әлегә кичектерелгән. 

 

"Бу, беренче чиратта, быел Идел һәм Кама елгаларында суның тирәнлеге нормадан түбән булуга бәйле", - диде баш инспектор. 

 

Әлеге пляжларның тугызы Лаеш районында, берсе Яшел Үзәндә, берсе Казанда урнашкан. Шулай ук, төзекләндерү эшләре булу сәбәпле, Зәй һәм Мамадыш районнарында пляжларда әлегә су коену рөхсәт ителми. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187153/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев