Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сәүдә үзәкләре һәм кафеларны ачарга тәкъдим ителде

Татарстан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте республика хөкүмәтенә кайбер чикләүләр белән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклану урыннарын ачарга тәкъдим итте. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүген чикләүләрне өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. Һәм без үз тәкъдимнәребезне карау өчен Татарстан Республикасы министрлар кабинетына җибәрәбез. Чикләүләрне өлешчә бетерү, шул исәптән, сәүдә үзәкләре эшенә, җәмәгать туклануы объектларының кайбер шартлар белән эшләвенә кагылачак.
Моннан тыш, Авдонина ТР министрлар кабинетына урамда урнашкан аттракционнарны ачарга тәкъдим итү планлаштырылуын хәбәр итте.
«Ике атна элек кенә өстәмә күрсәткеч кертелгән иде. Ул шулай ук ситуациянең динамикасын күрсәтә. Бу-узган ике атнага уртача үсеш темпы. Һәм менә бу күрсәткеч 2  артмаска тиеш. Бүгенге көндә ул бездә 0,7 тәшкил итә", - дип билгеләде Татарстанның баш санитар табибы урынбасары.
«Шуңа күрә дә без, бүгенге көндә килеп туган хәлдән чыгып, эш итәргә кирәк дип саныйбыз. Бу-буш койкалар өлеше-52,8%, бу халыкны тестлауның яхшы дәрәҗәсе-136%. Ягъни бездә ике күрсәткечкә ирешелгән», - дип өстәде Любовь Авдонина. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/14-07-2020/rospotrebnadzor-tatarstana-predlozhil-kabminu-rt-otkryt-tts-i-kafe-5756483

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев