"Татарстанда сайлау, традацион рәвештә, тыныч уза. Бу исә сайлау комиссиясенең дисциплиналы булуыннан гына тормый, сайлаучыларның үзләренең тәрбияле булуыннан дип уйлыйм", - диде Россия юристлары ассоциясе вәкиле.
Денис Паньшин бүген ил буенча 226 сайлау округы, 96,7 мең сайлау участогы эшләвен, 73 партиянең күпчелеге сайлауда катнашуын һәм Россия Федерациясендә тавыш бирергә хокуклы 109,7 млн кеше яшәвен, илдән читтә 1,7 млн кеше булуын билгеләп үтте. 2011 елгы сайлауда 9 партия кимендә 1 урынлы булды, дип искәртте.
Нет комментариев