Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сайлау нәтиҗәләре мәгълүм

Республиканың 77,77 процент сайлаучысы үз тавышын биргән. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кичә, ягъни 18 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә узган VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстанда "Бердәм Россия" сәяси партиясе 85,31 процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. Моннан тыш, КПРФ 4,06 процент, "Коммунисты России" 3,03 процент, "Справедливая Россия"...

Республиканың 77,77 процент сайлаучысы үз тавышын биргән.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кичә, ягъни 18 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә узган VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстанда "Бердәм Россия" сәяси партиясе 85,31 процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. Моннан тыш, КПРФ 4,06 процент, "Коммунисты России" 3,03 процент, "Справедливая Россия" 2,26 процент, ЛДПР 2,24 процент, "Яблоко" 0,53 процент, "Пенсионеры за справедливость" 0,49 процент, "Родина"0,4 процент, ПАРНАС 0,27 процент, "РОСТА" 0,22 процент, "Зеленые" партиясе 0,2 процент, "Патриоты России" 0,2 процент, "Гражданская платформа" 0,12 процент, "Гражданская сила" партиясе 0,11 процент тавыш җыйган. Бу хакта бүген сайлаулар нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, быелгы сайлауларда барлыгы 2 млн 875 мең 566 татарстанлы үзенең гражданлык хокукларыннан файдаланган. Шул рәвешле, республикадагы сайлаучыларның 77,77 проценты быелгы сайлауларда тавыш бирүе мәгълүм. Сайлау процессларын республикада 1 мандатлы округлардан сайланучы кандидатларның 18 меңнән артык вәкиле күзәткән. Моннан тыш, Татарстанда чит илләрдән 17 күзәтүче эшләгән.

Сайлаулар вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә 61 мөрәҗәгать килеп ирешкән, аларның барысы буенча да тикшерү үткәрелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе сайлау процессы белән бәйле. Мисал өчен, тавыш бирүчеләр үзләрен сайлау исемлегендә тапмаган, яки сайлау участоклары адресларын тәгаенләнгән. Мөрәҗәгатьләрнең 16 сы сайлау участокларында урнаштырылган тартмаларның үтә күренмәлеге һәм зурлыкларына бәйле булган. 4 мөрәҗәгатьнең сайлаучыларның тавышларын санауга кагылышлы булуын да билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X